Сорау – сездән, җавап – бездән (+фоторепортаж)
"Хөрмәтле редакция! Без, Балтач халкы, инде ничә еллар аскы - ачык базардан файдаланабыз. Андагы тәртиптән дә, сатучылардан да, товарларның күплегеннән дә бик канәгатьбез. Әмма бүгенгәчә аның кемнеке булуын, бу эшләрнең һәммәсен кем оештыруын белмибез икән. Сер булмаса, шушы хакта мәгълүмат бирегез әле", - дип мөрәҗәгать итте бер газета укучыбыз.